ТР башкаласында мондый белгечләр уртача 100 мең сум акча эшли
Фото: Денис Гордийко
Рейтингның лидеры Мәскәү булды, анда сату менеджерлары уртача 150 мең сум ала. Икенче урынны – Санкт-Петербург (125 мең), өченчене Екатеринбург (105 мең) алды.
Дүртенче урынны Казан белән Краснодар һәм Новосибирск бүлештеләр. Аннары Красноярск (95 мең), Дондагы Ростов (95 мең), Түбән Новгород (92 мең) һәм Чиләбе (92 мең) урнашкан.
Сату менеджерларының күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә (62%). Әлеге һөнәр вәкилләренең өчтән ике өлешеннән артыгы югары белемле (70%), дип хәбәр итә Superjob.