В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәргә баруның уртача озынлыгы дүрт көн тәшкил итә
Фото: Денис Гордийко
Бу көннәрдә ял итү өчен иң популяр шәһәр Сочи булган. Аңа броньларның 28% ы туры килә. Лидерлар өчлегенә шулай ук Санкт-Петербург (8%) һәм Анапа (7%) кергән.
Ун популяр юнәлешкә Геленджик, Мәскәү, Гагра, Кисловодск, Ялта һәм Калининград кергән, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Ял бәясе тәүлегенә 2,6 меңнән 3,7 мең сумга кадәр тәшкил итә. ТР башкаласында төннең уртача бәясе – 3 107 сум, сәяхәтнең дәвамлылыгы – дүрт көн.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан яшьләр арасында ял итү өчен топ-10 популяр шәһәрләр исемлегенә кергән иде. Кара диңгез яры исә сәяхәтчеләр арасында аеруча популяр булган.