В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы дүртенче урынны алды
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь). Бу кышта Россиягә килергә ниятләгән чит ил туристларының өчтән бер өлешеннән артыгы – Якын Көнчыгыш илләреннән. Башка кунакханә номерларын ешрак Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Төркия халкы броньлый.
Европа илләреннән килгән туристларга броньнарның дүрттән бер өлеше туры килә, Азия сәяхәтчеләренә – 19%, дип хәбәр итә ostrovok.ru.
Чит ил сәяхәтчеләре арасында төп кызыксынуны Мәскәү тәшкил итә, аңа броньлауның 60% туры килә. Икенче урынны Санкт-Петербург алды – 18%. Өчлекне Мурманск яба – 4%. Казан дүртенче урынны алды. Аннан соң Калининград, Иркутск, Новосибирск, Териберка, Сочи һәм Якутск урнашкан.
Чит ил туристларының яртысы диярлек номерларны ике кешегә броньлый, ялгыз сәяхәтчеләргә броньлауның 31% туры килә, төркем сәяхәтләренә – 10%, балалар белән сәяхәтләргә – 8%.