Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан башкаласын халык саны 400 меңнән артык булган шәһәрләр арасыннан аерып күрсәтте
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казан шәһәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә тотрыклылыгын арттыру буенча «Минем шәһәр – хәвефсез» проектында җиңүчеләр исемлегенә кергән. 400 мең кеше яшәгән шәһәрләр арасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан башкаласы белән беррәттән, Улан-Удэ, Волгоград һәм Омск шәһәрләрен аерып күрсәткән. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә визиты барышында Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов хәбәр итте.
Пилот проекты 2020 елның 1-нче июленнән 30-нчы ноябренә кадәр ике этапта үткәрелгән һәм шәһәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә тотрыклылыгын бәяләүне күздә тоткан. Моның өчен Россия законнарына җайлаштырылган бәяләү картасы кулланылган, ул БМОның «Минем шәһәр әзерләнә!» глобаль кампаниясе шәһәрләре тотрыклылыгының 10 принцибына нигезләнгән.
Пилот проекты кысаларында Гражданнарны яклау идарәсе шәһәрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген бәяләгән һәм ашыгыч очракларда аның тотрыклылыгын арттыру буенча чаралар планын эшләгән.
Проектның беренче этабында Россия Федерациясенең 70 субъектыннан 285 муниципаль берәмлек катнашкан. Татарстан Республикасында ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тарафыннан үткәрелгән. Казан республиканың башка муниципаль берәмлекләре арасында җиңүче дип игълан ителгән.
Икенче этапта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы РФ 61 субъектыннан сынау проектын гамәлгә ашыру турында муниципаль берәмлекләрнең 83 хисабын караган. Нәтиҗәдә, халык саны 400 меңнән артык булган шәһәрләр арасында Казан, Улан-Удэ, Волгоград һәм Омск җиңү яулаган.
Исегезгә төшерәбез, Казан 2015-2030 елларга бәла-казалар куркынычын киметү буенча Сендай рамкалары программасының «Минем шәһәр әзерләнә!» кампаниясендә катнашучы , шулай ук социаль үсеш максатларында БДБ илләренең уртак гамәлләре өчен төзелгән башкалаларның һәм эре шәһәрләрнең Халыкара ассамблеясе әгъзасы булып тора.