В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10-нчы декабрьдә балалар үз көчләрен бочча, голбол, идән керлингы, пауэрлифтинг һәм армрестлингта сынап караячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Мәктәп укучылары арасында II параспорт фестивале Казанда 10-нчы декабрьдә узачак. Шәһәрнең төрле уку йортларыннан килгән балалар үз көчләрен бочча, голбол, идән керлингы, пауэрлифтинг һәм армрестлингта сынап карау өчен Совет районының 111-нче номерлы мәктәбендә җыелачак.
Әлеге чара инклюзив мәдәният дәрәҗәсен күтәрү һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Төп бурычларның берсе - укучыларга инвалидлыгы булган кешеләр тормышы һәм аларның мөмкинлекләре турында сөйләү. Экспертлар фикеренчә, балаларның игътибарын паралимпия спорт төрләренә җәлеп итү һәм спортчыларның уңышлары белән таныштыру мөһим. Мондый фестиваль беренче тапкыр 2019 елның июнендә узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.