Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2022, 14:46

Казан янә «Ельцин кубогы» халыкара теннис турнирын кабул итәчәк

Татарстан башкаласына дөньяның 20 иленнән спортчылар килә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче февраль). 26 нчы февральдән 6 нчы мартка кадәр Казанда 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ITF World Tennis Tour Juniors сериясендәге «Ельцин кубогы» халыкара теннис турниры узачак.

Татарстан башкаласына дөньяның 20 иленнән 144 вәкил киләчәк, алар арасында Бөекбритания, Франция, Израиль, Төркия, Чехия, Көньяк Корея һәм башка илләрдән спортчылар бар. Татарстан данын 12 теннисчы яклаячак: Виктория Матасова, Елизавета Морозова, Дмитрий Долженков, Руслан Тюкаев, Арсений Хохлов, Милина Субханкулова, Полина Кратюк, Милена Майорова, Анастасия Лизунова, Роберт Галиуллин, Рафаэль Асадуллин һәм Илья Мосолкин.

Сайлап алу матчлары 27 нче һәм 28 нче февральгә билгеләнгән. 28 нче февральдән 6 нчы мартка кадәр ялгыз разрядта, ә 28 нче февральдән 5 нче мартка кадәр парлы разрядта турнир узачак. 5 нче мартта егетләр Һәм кызлар арасында парлы разрядта финаллар узачак. Алар тәмамланганнан соң, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы башлана. 6 нчы март көнне 10:00 сәгатьтә кызлар арасында ялгыз разрядта финал, ә 11:30 сәгатьтә егетләр арасында финал матчы узачак. 13:00 сәгатьтә финалистларны бүләкләү була.

Ярышлар Казан теннис академиясендә узачак. Тамашачылар өчен керү ирекле, әмма эпидемиологик чикләүләр аркасында трибуналар 50% ка тулачак, дип хәбәр иттеләр ярышларны оештыручылар.

Барлык яңалыклар