В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң соралган юнәлешләр бишлегендә – Санкт-Петербург, Севастополь, Мәскәү һәм Ярославль.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Казан туристлар арасында май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган шәһәрләр өчлегенә керә. Иң соралган юнәлешләр бишлегендә – Санкт-Петербург, Севастополь, Казан, Мәскәү һәм Ярославль.
Рейтингны отельләрне броньлау буенча tvil.ru Россия сайты төзеде. Ресурс мәгълүматлары буенча, балалар белән май бәйрәмнәренә бару 2-дән 4 көнгә кадәр вакытны ала, туристлар яшәүгә тәүлегенә 2,6 меңнән 4,2 мең сумга кадәр акча сарыф итәчәк.
Казанга балалар белән уртача 3 көнгә (тәүлегенә 3,2 мең сум) киләчәкләр. Май аенда торак өчен иң азы Севастопольдә, иң кыйммәте Мәскәүдә түләячәкләр.