Казан алтынчы тапкыр Даун синдромы булган затлар арасында йөзү буенча «Бергә җиңәбез» дип аталган турнир уздырачак
Халыкара ярышларда катнашучыларны мәдәни-күңел ачу программасы көтә
Июньдә Казан алтынчы тапкыр Даун синдромы булган затлар арасында «Бергә җиңәбез» дип аталган йөзү буенча халыкара турнир уздырачак. Катнашучылар «Буревестник» спорт комплексында көч сынашачак. БРИКС Уеннарыннан соң Татарстан Республикасы башкаласында узачак чаралар турында эшлекле дүшәмбедә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Бергә җиңәбез» турниры 25 нче июньдә старт ала. Йөзүдә катнашучыларны циркта һәм иҗади кичәдә мәдәни-күңел ачу программасы көтә. Исегезгә төшерәбез, октябрь ярышларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 200 дән артык спортчы катнашты. Турнирга титуллы йөзүчеләр дә кушылды, алар арасында — Европа чемпионы Алексей Дегтярев.
«Халыкара спорт чаралары белән беррәттән, без массакүләм физик культура үсеше турында да онытмыйбыз. «Спорт өй янында» җәмгыяте шәһәрлеләрне ишегалды мәйданчыкларында берләштерә», — диде спикер. 25 нче майда торак йортлар территориясендә тренерлар җитәкчелегендә дәресләр башланды. Аларга һәр теләгән кеше кушылырга мөмкин. Йога, гимнастика, сузылучанлык, фитнес һәм төньяк йөреше 30 дан артык локациядә уза. Күнегүләр җәдвалы «Спорт өй янында» проектының социаль челтәрләрендә бастырыла.
Торак комплексларда яшәүчеләр арасында «Безнең ишегалды чемпионнары» шәһәр спартакиадасының яңа сезоны ачылды. Ел дәвамында казанлылар 16 дисциплинада ярышачак. Бу сезонда оештыручылар гаилә кыйммәтләренә игътибар бирә. Шулай итеп, спартакиаданы «әти һәм улы» форматында киберспорт буенча турнир ачты. Тиздән стритбол һәм шахмат уеннарында иң яхшы уенчылар билгеләнә. Ә спартакиада сентябрьдә баскетбол буенча ярышлар белән тәмамланачак, анда 2024 елның иң спорт сөючән торак комплексы яки ишегалды билгеләнәчәк.