Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.07.2019, 13:42

Казан һава торышы «депрессиясендә»: синоптиклар мәгълүматларына караганда, җылылыкны 9 августка кадәр көтәргә кирәкми

Казанда быел салкын август көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Ксения Швецова). Казанда быел салкын август көтелә – фаразлаулар буенча, айның беренче числосында һава температурасы нормадан 2 градуска түбәнрәк булачак. Бу Көнбатыш һәм Көнчыгыштагы һава торышы арасындагы кискен контраст - Көнбатыш Европадагы аномаль көчле эсселек һәм Көнчыгыштагы салкынча һава торышы белән аңлатыла. Шул сәбәпле республиканың бөтен территориясендә барик ложбина - түбән атмосфера басымы белән югары булмаган температура фоны барлыкка килде, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Җәйге беренче ае казанлыларны җылы һава торышы белән сөендерде: июнь аенда уртача тәүлек температурасе билгеләнгән нормадан артып китте, әмма шул ук вакытта явым-төшем җитмәү теркәлгән. Тулаем алганда, июнь бөтен дөнья буенча метеокүзәтүләр тарихында - якынча 180 ел эчендә иң эссесе булган. Шундый ук һава торышы июльдә дә күзәтелә – синоптиклар быел аны планетада иң эссе айларның берсе булачак дип вәгъдә итә.

Әмма Казанда, республиканың башка шәһәр һәм районнарындагы кебек үк, июль һава торышы бик нык аерыла – бу айда, Ю.Переведенцев сүзләренә караганда, һава температурасы нормадан якынча 1,5-2 градуска түбәнәйгән.

«Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында температураның зур контрастлары барлыкка килде, алар циклоннар өчен бик уңайлы. Һәм алар бөтен Европа территориясендә түбән температура фонын барлыкка китерә, шуңа күрә бездә салкын, - дип хәбәр итте Ю.Переведенцев. – Хәзер бездә һава торышы «депрессия» кебек бәяләнә. Якын арада шундый ук югары булмаган температура көтелә. Аномалия, ягъни тәүлеклек уртача нормадан тайпылу, 4-5 градус тәшкил итә, 7 градуска кадәр җитә».

Республика һәм аның башкаласында яшәүчеләргә җылылыкны, ким дигәндә, 9-нчы августка кадәр көтәргә кирәкми. Август аенда уртача айлык һава температурасы 17-18 градус җылы булачак – нормадан 2 градуска түбәнрәк. 60 мм явым-төшем булыр дип көтелә - июль аена караганда азрак.

Россиядә иң салкын июль 1994 елда теркәлгән, ул вакытта уртача айлык температура 17 градус дәрәҗәсендә булган, дип өстәде Ю.Переведенцев. Ә 2010 елда иң эссе июль булган – һава уртача 27 градуска кадәр җылынган.

Бу җәйдә Казанда җилле һава торышы өстенлек итә – шәһәрлеләр көн саен диярлек синоптиклардан җилләр турында кисәтүләр ала. Бу илнең төрле төбәкләрендә шул ук температура режимнарының контрасты белән аңлатыла, дип саный Ю.Переведенцев. «Температураның төшүе аркасында циклоннар барлыкка килә, ә алар белән турыдан-туры атмосфера фронтлары бәйле. Безнең республика аша уза торган фронталь бүлекләрдә давыл, өермә, яшен, һава температурасының түбәнәюе барлыкка килә, - дип аңлатты спикер. – Шул сәбәпле Казанның бер өлешендә яңгыр ява, ә икенче өлешендә - юк. Ә республикада бу тагын да ешрак күзәтелә».

Казанлыларга көчле һәм озак вакытлы яңгырлардан куркырга, шулай ук һава температурасы аркасында борчылырга кирәкми, Ю.Переведенцев сүзләренә караганда, ул билгеләнгән нормадан артык читләшми.

«Гомумән алганда, һава температурасы буенча без уртача тәүлеклек нормага якын. Тайпылышлар бар, әмма аз. Сентябрьдә температура да норма кысаларында булыр дип көтелә», - дип нәтиҗә ясады спикер.

Барлык яңалыклар