Акциянең рәсми сайтында тавыш бирү башланды, аның нәтиҗәсендә җиңүче-шәһәр сайлап алыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Казан «Тоталь диктант-2020» башкаласы булырга мөмкин. Акциянең рәсми сайтында тавыш бирү башланды, аның нәтиҗәсендә җиңүче-шәһәр сайлап алыначак. Текст авторы бөтендөнья акциясенең төп мәйданчыгында диктант уку өчен җиңүче шәһәргә киләчәк.
Казаннан тыш, конкурста Чиләбе, Вологда, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Дондагы Ростов, Краснодар, Нукус (Үзбәкстан), Тамбов һәм Ижевск катнаша.
Конкурска нәтиҗәләр 1-нче февральдә ясалачак, ә 11-нче ноябрьгә кадәр акциянең рәсми сайтында катнашырга мөмкин.
Быел «Тоталь диктант» 4-нче апрельдә узачак. Барлык теләүчеләр дә акциягә кушыла һәм белемнәрен тикшерә ала. Исегезгә төшерәбез, узган ел диктант дөньяның 68 иленең 800-дән артык шәһәрендә язылган иде, анда 250 меңнән артык кеше катнашкан. Татарстанда акцияне республиканың барлык шәһәрләрендә 50 төрле мәйданчыкта үткәрделәр.