Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 08:02

Казан үзенең «цифрлы игезәген» төзи

Махсуслаштырылган программа платформасы шәһәр инфраструктурасының барлык объектлары турында мәгълүматны берләштерәчәк

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе «Казан шәһәренең комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы» (КМГИС) махсуслаштырылган программа платформасын кертә, ул киләчәктә Казан шәһәренең «цифрлы игезәге» платформасы булачак. Бүгенге көндә анда 2 миллионнан артык объект турында мәгълүмат бар, ул киңлекләр турындагы мәгълүматларның 250 җыелмасында тупланган.

«Цифрлы игезәк» шәһәрнең барлык эчке структураларын берләштерәчәк һәм һәр объектның тормыш циклларын, аның мөмкин булган үзгәрешләргә һәм тышкы йогынтыларга реакциясен анализларга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген системада 8 бүлекчә хезмәткәрләре көндәлек эш алып бара, алар аны җир һәм шәһәр төзелеше сораулары буенча юридик яктан әһәмиятле мәгълүматлар белән тулыландыра.

«Казан шәһәренең комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы»нда шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү өчен тулы функционал бар: географик яктан бәйле объектлар, аларның характеристикалары һәм документлары, шәһәр төзелешен планлаштыру, зоналаштыру турында белешмәләр, җир кишәрлекләре турында белешмәләр. Ул шәһәр төзелеше бурычларының бер өлешен, шул исәптән җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнарын формалаштыру, шәһәр төзелеше бәяләмәсен төзү, территориянең кадастр планында җир кишәрлеген урнаштыру схемасын формалаштыру, җир кишәрлеге чикләренең урнашу анализын үтәү белән бәйле мәсьәләләрне автоматлаштыруны тәэмин итә. Шулай ук «Казан шәһәренең комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы»нда җир кишәрлекләре буенча барлык юридик бәхәсләр һәм суд эшләре берләштерелгән. Киләсе этапта капиталь төзелеш объектлары буенча да шундый мәгълүматларны кертү планлаштырыла.

Бүгенге көндә, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләгәндә, инженерлык коммуникацияләре трассаларын килештергәндә һәм шәһәр төзелеше бәяләмәләрен әзерләгәндә, җир кишәрлеген формалаштырганда, шәһәр төзелеше ситуациясенә киңлек анализы ясалды.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә идарәсе архив мәгълүматларын цифрлаштыру һәм юридик яктан әһәмиятле киңлек мәгълүматын аныклау бурычын куя, бу исә шәһәр төзелеше функцияләренең 80%-ын тулы кыйммәтле автоматлаштыруга ирешү өчен кирәк.

Киләчәктә «Казан шәһәренең комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы» функцияләрен киңәйтү, автоматлаштырылган функцияләр һәм сервислар санын арттыру, Казан шәһәре Башкарма комитеты белән инженерлык коммуникацияләре трассаларын килештерү өлешендә кәгазь бәйләнешен киметү өчен ресурс белән тәэмин итә торган оешмалар системасында катнашу мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар