Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2023, 12:17

Казан Валерий Гергиев һәм Мариин театры оркестрының пасха туры шәһәрләренең берсе булачак

Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында маэстро һәм коллектив ике концерт бирәчәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель). 16 нчы апрельдән 9 нчы майга кадәр ХХІІ Мәскәү пасха фестивале узачак. Башкаланың «Зарядье» концерт залында ачылу тантанасыннан соң ук, Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театрының симфоник оркестры ил буйлап гастрольләргә чыгачак һәм Казан беренче тукталышларның берсе булачак. 24 көн эчендә музыкантлар һәм маэстро чартер поездында 16 мең километрдан артык юл үтәргә һәм Россиянең 30 шәһәрендә чыгыш ясарга планлаштыра.

Яңа сезонда Пасха фестивалендә тыңлаучыларга бай программалар тәкъдим ителәчәк. Аның төп принциплары да үзгәрешсез кала: хәйриячелек, мәгариф, мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм патриотизм, дип билгеләп үтә оештыручылар. Фестивальнең хор программасында ТР халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры катнаша. Коллектив 5 нче һәм 8 нче майда Мәскәүдә концертлар бирәчәк.

2023 елда бөтен дөньяга танылган солистлар һәм күренекле музыкаль коллективлар концертлары Мәскәүнең һәм Россия төбәкләренең үзәк концерт мәйданчыкларында узачак. Чыгышлар ил тарихындагы истәлекле даталарга, шулай ук Россия сәнгать эшлеклеләренең юбилейларына багышланачак, алар арасында Сергей Рахманинов та бар. Быел бөек композитор, дирижер һәм пианистның тууына 150 ел тула.

Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында Валерий Гергиев һәм Мариин театры оркестры бер көнне ике концерт бирәчәк: 17 нче апрельдә 15:00 һәм 19:00 сәгатьтә.

Барлык яңалыклар