Рейтинг 2017 елда кунакханә номерларын броньлау нәтиҗәләре буенча төзелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Казан Идел буе федераль округының туристлар арасында иң популяр шәһәре булды. Рейтинг 2017 елда кунакханә номерларын һәм аппартаментларны броньлау нәтиҗәләре буенча төзелгән.
Туристлар Казанда уртача 4 көнгә торак эзләгәннәр һәм аның өчен тәүлегенә якынча 3,1 мең сум түләгәннәр.
Иң популяр шәһәрләр өчлегенә Түбән Новгород һәм Самара кергән. Экспертлар фикеренчә, бу 2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA белән бәйле. Казан, Түбән Новгород, Самарада июнь һәм июль айларында 6-шар матч узачак.
Унлыкка шулай ук Пермь, Уфа, Саратов, Ижевск, Ульяновск, Чебоксар һәм Саранск шәһәрләре кергән. Tvil.ru броньлау буенча сервис белгечләре хисаплаулары буенча, кунакханәләр өчен иң түбән бәяләр Чебоксар һәм Саранскта, ә иң кыйммәтлесе – Түбән Новгородта.