Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2018, 13:52

Казан “ЭКОяз” республика акциясендә җиңде

Казан Мэрына бүләкне республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казан “ЭКОяз” республика акциясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы шәһәр округы булып танылды. Бүләкне – аккош сурәтле статуэтканы, акция символы, һәм балалар уен мәйданчыклары өчен кече архитектура формалары алуга сертификат – Казан Мэры Илсур Метшинга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехванов тапшырды.

Республика акциясе җиңүчеләрен видеоконференция режимында үткән һәм төзелеш һәм авыл хуҗалыгы сорауларына багышланган традицион шимбә республика киңәшмәсендә үтте.

Җиңүчеләр билгеләгәндә, берничә фактор исәпкә алынды: табигать саклау законнарын үтәү, санкцияләнмәгән чүплекләр ачыклау һәм аларны юк итү саны, экологик-агарту һәм табигать саклау чаралары уздыру, табигать саклау чараларында катнашучылар саны.

Экологик ике айлык һәм “ЭКОяз-2018” республика бәйгесе республикада 1 апрельдә старт алды. Экологик чаралар ике ай дәвамында Татарстанның барлык районнарында үткәрелде. Аерым игътибар елгалар, күлләр һәм парклар чисталыгына бирелде.

“ЭКОяз” кысаларында агачлар утырту, сыерчык оялары ясау буенча төрле акцияләр узды. Мәктәпләрдә экология дәресләре үтте, Татарстанның флорасы һәм фаунасы турында туган якны өйрәнү музейларында үткән лекцияләрдә сөйләделәр. Шулай ук тирә-як мохитне саклауга багышланган форумнар узды.

Барлык яңалыклар