Ярышларның төп көннәре нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составына 279 белгеч керде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алинә Бережная). WorldSkills чемпионатының төбәк этабы финиш туры тәмаланыр алдында тора – 7 декабрьдә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында үтә торган ярышларның өстәмә даталары төгәлләнә. Ярышларның төп көннәре нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составына ярымфинал һәм VII WorldSkills милли чемпионаты финалында катнашу өчен 279 яшь белгеч керде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов һәм «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» КБАО генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Казанда WorldSkills чемпионатының төбәк этабының ике төп этабы буенча ярышлар тәмамланды. 78 компетенциядә бөтен республикадан 958 конкурсант катнашты.
«Эретеп ябыштыру технологияләре», «Пешекче эше», «Электромонтаж», «ЧПО станокларында токарь эшләре», «ЧПО станокларында фрезер эшләре», «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү», «Икмәк пешерү», «Йөк техникасына хезмәт күрсәтү» иң зур компетенцияләр булды. Рәфис Борһанов сүзләренә караганда, нәкъ менә шушы белгечлекләргә хезмәт базарында ихтыяҗ бар.
Конкурсантларның эшен 997 эксперт, шул исәптән Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Красноярск, Чиләбе, Екатеринбург, Кемерово, Комсомоль-на-Амуре, Оренбургтан, Пермьнән, Самарадан, Башкортстаннан 31 сертификацияләнгән белгеч күзәтте.
Чемпионатның региональ этабына республиканың 9 торак пунктында 37 мәйданчык махсус әзерләнгән иде. Шуларның иң әһәмиятлесе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге булды – бу күргәзмә үзәге май аенда WorldSkills 45-нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Рәфис Борһанов ярыш көннәре катнашучылар өчен генә түгел, мәйданчыклар өчен дә сынау булды, дип билгеләп үтте. Әйтик, «Казан Экспода» сервислар сыналган, алар арасында: логистика, клиент төркемнәрен ашату, килүчеләр белән эшләү һәм башкалар.
6 конкурс көне нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составына 128 компетенция буенча 279 яшь белгеч керде. Иң күп медальләрне Казан белгечләре яулады. Эмиль Гобәйдуллин җиңүчеләр арасында башкаладан һәм республиканың башка эре шәһәрләреннән генә түгел, районнардан да яшләр булуын билгеләп үтте.
Хәзер республика җыелма командасын WorldSkills VII дөнья чемпионаты ярымфиналына һәм финалына ныклап әзерлек көтә. Ярышлар киләсе елның язына планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills 45-нче дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак. Чемпионат дөньяның 60-тан артык иленнән 56 компетенциядә ярышучы яшь профессионалларны җыячак.