В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар апрельдән көз уртасына кадәр йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Җәйге периодта өстәмә шәһәр яны поездлары Казанны Йошкар-Ола һәм Зөя белән тоташтырачак. Өстәмә электричкаларны билгеләү пассажирлар агымы арту белән бәйле.
15 апрельдән 14 октябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6383 номерлы Казан – Йошкар-Ола поезды (15.10-18.16) йөриячәк, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә – 6382 номерлы Йошкар-Ола – Казан поезды (07.53-10.55).
30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6350 номерлы Зөя – Казан поезды (04.45-06.00, дүшәмбедән җомгага кадәр) йөриячәк, дип хәбәр итә “Содружество” АҖ матбугат хезмәте.