Очкычлар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). Яңа авиарейс Казанны Саратов һәм Грозный белән бәйләде. Очкычлар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак.
Казаннан китү 6:00 сәгатьтә, Саратов аэропортына төшү 8:00 сәгатькә планлаштырылган. Шуннан соң 9:00 сәгатьтә самолет Грозныйга юл тотачак, анда ул 10:00 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Чечня Республикасыннан очышлар 10:50 сәгатькә билгеләнгән, Саратовта тукталыш 13:50 сәгатькә планлаштырылган. Казанга самолет 14:50 сәгатьтә очып китәчәк һәм Татарстан башкаласы аэропортына 14:50 сәгатьтә киләчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Маршрутта 50 кеше сыйдырышлы Канада Bombardier CRJ 200 авиалайнерлары эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстан авиакомпаниясе.