В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар программасы 2020 елның март ахырына кадәр планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). 2020 елның 2-нче гыйнварыннан Казанны Брянск һәм Воронеж белән яңа авиарейслар тоташтырачак.
Воронежга самолет Казаннан сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 21.15 сәгатьтә очачак, аэропортка 22.45 сәгатьтә төшәчәк. Чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 3.35 сәгатьтә очачак, Казанга 5.10 сәгатьтә төшәчәк.
Казаннан Брянскига самолет сишәмбе көнне 14.10 сәгатьтә очачак һәм 16.10 сәгатьтә төшәчәк. Брянскидан 11.20 сәгатьтә очып китәчәк, Казанга 13.20 сәгатьтә төшәчәк. Пәнҗешәмбе көнне ТР башкаласыннан рейс 14.50 сәгатьтә кузгалачак, Брянскига 17.00 сәгатьтә төшәчәк. Брянскидан кире юнәлештә самолет 12.10 сәгатьтә очачак, Казанга 14.10 сәгатьтә төшәчәк.
Әлеге җәдвәл буенча очышлар программасы 2020 елның март ахырына кадәр планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан халыкара аэропортының матбугат хезмәте.