Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2022, 15:30

Казан «Дуслык кубогы» бөтенроссия хоккей турниры үткәрә

Ярышлар 17-20 нче февральдә Казан епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы февраль). 17-20 нче февральдә Казанда «Дуслык кубогы» бөтенроссия хоккей турниры узачак. Анда ТР башкаласы, Санкт-Петербург, Севастополь, Североморск, Салават һәм Кузнецк спортчылары катнашачак. Ярышларны Казан епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Турнир берничә мәйданчыкта узачак: боз спорт сараенда һәм «Триумф» аренасында. Матч-ачылыш 18 нче гыйнварда 15.00 сәгатьтә Боз спорт сараенда була. Биредә үк 19 нчы февральдә 10.00 сәгатьтә турнирның финал уеннары башлана. Шулай ук 19 нчы февральдә 16:00 сәгатьтә «Төнге хоккей лигасы» уенчылары Казанның «Черек күл» паркы бозында иптәшләрчә матч уздырачак. Ачык һавада көрәш ел саен үткәрелә торган «Студентлар бозы» чарасы кысаларында уза.

Ярышларның инициаторлары билгеләп үткәнчә, турнир республикада тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Тамашачылар өчен шоу-программа оештырылачак. Иң яшь җанатарларны күңелле конкурслар, хәрәкәтле уеннар һәм башка күңел ачу чаралары көтә. Шулай ук турнир кысаларында күргәзмә матчлары да узачак, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.

Исегезгә төшерәбез, беренче дуслык кубогы бер ел элек уйнатылган иде. Финал матчы Раифа Богородицкий монастыре янындагы боз мәйданчыгында узды.

Барлык яңалыклар