Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2026, 10:25

Казанда Халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль норма буларак инклюзия юнәлеше» форумы уздырыла

Чараны Казан мэриясе һәм «Татнефть хәйрия фонды гранты ярдәмендә «Игелекле Казан» фонды оештыра

Денис Гордийко фотосы

2026 елның 23–24 апрелендә Казанда Халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль норма буларак инклюзия юнәлеше: бурычлар һәм карарлар» форумы уздырыла. «Московский» мәдәният үзәге чара өчен төп мәйданчык буларак сайланган. Форум «Игелекле Казан» проектының 10 еллыгына багышлана һәм анда Россия төбәкләреннән 250 ләп белгеч, шулай ук чит ил вәкилләре катнашыр дип көтелә. Аппарат киңәшмәсендә чарага әзерлек барышы турында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.

«Янәшәбездә сәламәт, яшь һәм уңышка ирешкән кешеләр булуы зур бәхет. Хәзерге вакытта безнең алда авыр тормыш хәлендә калганнарга да шундый ук шартлар тудыру: рәхим-шәфкать хисе тәрбияләү, хәйриячелекне үстерү, сәламәтлеге чикле кешеләр өчен инклюзия инфраструктурасын булдыру һәм башка бурычлар тора. Бүгенге көндә бу Казан өчен гадәти күренешкә әйләнеп бара. Әлеге эшчәнлеккә бик күп кеше җәлеп ителгән һәм күпләр аны ихластан, нәтиҗәсе булсын дип башкара», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе әлеге юнәлеш өчен җаваплы ведомстволарга форумны оештыруда ярдәм күрсәтергә кушты: «Район администрациясе, һәм, кирәк булган очракта, Транспорт комитеты форумны уздыруда ярдәм итәр дип ышанам. Тоткарлыклар булмасын, күзәтегез, уңайлы булсын өчен транспорт хәрәкәтен көйләгез».

Инклюзия мохитен үстерү форумның төп темасы буларак сайланган. «Мөмкинлекләр тигезлеге: инклюзия мохите архитектурасы» дип аталган пленар утырыш әлеге теманы дәвам итәчәк. Чарада катнашучылар менталь тайпылышлары булган авыруларга ярдәм итү, аларны социаль тирәлеккә, хезмәткә җайлаштыру тәҗрибәләре, әлеге юнәлештә хәл ителәсе мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

Оештыручылар тармакның әйдәп баручы белгечләре катнашында бай эчтәлекле программа әзерләгән. «Антон тут рядом» хәйрия фондын үстерү директоры Евгения Петельчук менталь тайпылышлары булган инвалид затларны социаль тирәлеккә җайлаштыру һәм хезмәт тәрбиясе стратегиясе секциясе модераторы буларак чыгыш ясаячак.

Аутизм мәсьәләләре үзәге президенты һәм Россиядә менталь тайпылышлар мәсьәләсе буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе Екатерина Мень инвалид балалар өчен үсү, җитлегү чорында кирәкле ярдәм чаралары хакында сөйләячәк.

«Немаленькие люди» үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Юлия Нестерова инвалидлыкның сирәк төрләре ачыкланган кешеләргә ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашып, мондый гаиләләр белән эшләүдә кулланыла торган халыкара тәҗрибәләр хакында сөйләячәк.

Инклюзия программаларын үстерү эксперты Алла Маллабиу (Санкт-Петербург) чара кунакларын социаль проектларга зур бизнесны җәлеп итү алымнары белән таныштырып, коммерцияле булмаган оешмалар һәм коммерция структуралары арасында тотрыклы хезмәттәшлекнең ничек төзелүен аңлатачак.

Израиль вәкиле, тернәкләндерү өлкәсендә социаль-педагогик белгеч, кондуктив педагогика өлкәсендә практик белгеч Ида Игра халыкара тәҗрибә белән уртаклашачак. Форум кысаларында оештырылган секциядә аның чыгышы хәрәкәте чикле һәм менталь тайпылышлары булган кешеләрдә мөстәкыйльлекне үстерү ысуллары темасына багышлана.

Моннан тыш, форум программасы нигезендә, «Антон тут рядом» хәйрия фонды белгечләре «Канатлар» һәм «Бергә», «Дан» үзәкләре базасында иҗади театр остаханәләре, «Чикләре булмаган спорт» тренингын һәм инвалид кешеләрнең мөстәкыйль тормышка күчү мәсьәләләренә багышланган стратегик сессия уздырачак.

Форум кысаларында беренче тапкыр «Гаҗәеп инклюзия» дип аталган экспресс-грантлар бәйгесен үткәрү күздә тотыла. Катнашучылар чарада үз проектларын тәкъдим итә ала. Иң яхшы өч тәкъдимне гамәлгә ашыру өчен 100 әр мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Форум 2015 елда эшли башлаган «Игелекле Казан» проекты эшчәнлегенә нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә. Ун ел эчендә шәһәрдә 130 дан артык хәйрия оешмасын берләштергән тотрыклы экосистема булдырылган.

«Шәһәрдә укыту-күнекмә фатирларын, инклюзив ял итү үзәкләрен, инклюзив иҗтимагый киңлекләрне, төрле остаханәләрне һәм хәтта балалар типографиясен үз эченә алган үзенчәлекле социаль стратегия булдырылды. Аларда яшүсмерләр һөнәри күнекмәләр үзләштерә. Әлеге тәҗрибә илебездә зур кызыксыну уятты: «Игелекле Казан»ның күп кенә проектлары башка шәһәрләрдә кулланыла, проект үзе бик күп халыкара, федераль һәм төбәк грантларына, премияләренә ия булды. 2026 елның апреленә билгеләнгән форум шушы вакыт аралыгында тупланган тәҗрибәне системага салу, эшчәнлекне әйдәп баручы экспертлар белән чагыштыру һәм аралашуны яңа, халыкара мәйданга чыгару максатыннан уздырыла», - дип сөйләде Татьяна Мерзлякова.

Программа һәм катнашу шартлары турында тулы мәгълүмат белән «Игелекле Казан» проектының рәсми сайтында танышырга була.

Форум Казан мэриясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды гранты ярдәмендә оештырыла. Чарада экспертлар, хакимият, бизнес һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.04.2026
Видеорепортаж
06.04.2026 11:33
Казанда I Халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль норма буларак инклюзия юнәлеше» форумы уздырыла
Барлык яңалыклар