В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы юллы шәһәрләр арасына Грозный, Мәскәү, Төмән, Сочи, Яр Чаллы, Нижневартовск, Уфа, Тольятти һәм Череповец керде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Казан иң яхшы юллы шәһәрләр исемлегенә керде. Тикшеренүне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты уздырган. Бәяләүдә халкы 250 мең кешедән артык булган шәһәрләр катнашкан.
Бәяләү нигезенә социологик сораштыру мәгълүматлары яткан, алар барышында респондентлар үзләренең шәһәрләренең юл торышын, җәмәгать транспорты һәм ЮХИДИ эшен бәяләгән.
Юл торышы буенча лидерлар арасында – Грозный, Казан, Мәскәү, Төмән, Сочи, Яр Чаллы, Нижневартовск, Уфа, Тольятти һәм Череповец.
Җәмәгать транспорты эшен югары бәяләгән шәһәрләр арасына Мәскәү, Грозный, Казан, Мурманск, Белгород, Екатеринбург, Череповец, Тула, Сургут һәм Төмән кергән.
Дәүләт автоинспекциясенең эшен Грозный, Курган, Череповец, Йошкар-Ола, Калининград, Чебоксар, Ставрополь һәм Нижневартовск шәһәрләрендә яшәүчеләр югары бәяләгән, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты.