В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар үзләренең яраткан әниләренә, әбиләренә, апаларына һәм дус кызларына ничек әзерләүләре турында видео төшерергә тиеш.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). Казан Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яратканнар өчен иртәнге аш» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Акциядә катнашучыларга 8-нче мартка кадәр үзләренең яраткан әниләре, әбиләре, апалары яки дус кызлары өчен иртәнге ашны ничек әзерләүләре турында видео төшерергә һәм социаль челтәргә чыгарырга кирәк. Иң эчтәлекле, эмоциональ һәм креатив роликлар илнең төрле төбәкләреннән шеф-поварлар тарафыннан билгеләп үтеләчәк.
Видеороликларны «Клип» бүлегендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә #РДШ #8март #ЗавтракДляЛюбимых #gastromaprussia #ГастрономичесческаяКартаРоссии хештеглары белән урнаштырырга кирәк.
Төбәкнең традицион ашамлыгын, милли колорит белән сыйны әзерләгән катнашучылар «Россиянең Гастрономия картасы» төбәк шеф-поварлары призына дәгъва итә алачак – рестораннарда шефтан мастер-класс, шефтан төбәк кухнясы төшке ашы. Моннан тыш, алар бүләккә Россия төбәкләреннән бәйрәм ризыклары рецептлары «Страна, за стол!» китабын алачак, аның авторы – «Россиянең гастрономия картасы» проекты җитәкчесе Екатерина Шаповалова автографы белән.
Призерларны рестораторлар һәм отельерлар Федерациясе президенты Игорь Бухаров һәм Екатерина Шаповалова җитәкчелегендәге шеф-поварларның эксперт төркеме билгелиячәк.
Призлар конкурста катнашучыларны Россиянең 25 төбәгендә Владивостоктан алып Калининградка кадәр рестораннарда көтә. Казанда акциядә өч ресторан катнашачак. Бу йортларның шеф-поварлары җиңүчеләр өчен исемле мастер-класслар әзерләгәннәр. Моннан тыш, мәктәп укучылары өчен бонус булып бала һәм ата-ана өчен кичке аш яки төшке аш булачак, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты.
Акцияне Россия мәктәп укучылары хәрәкәте «Россиянең гастрономия картасы» проекты белән берлектә үткәрә.