Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2019, 17:26

Казан «Кыска метражлы кино көне» бөтенроссия акциясенә кушылачак

Быел ул бишенче тапкыр узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Казан «Кыска метражлы кино көне» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Быел ул бишенче тапкыр узачак.

Акция көннәрендә, 15-25 декабрьдә, коммерцияле булмаган куелышлар, үзебезнең һәм чит илләрнең кыска метражлы уен, документаль һәм анимацион фильмнары, мастер-класслар һәм киноиндустриянең әйдәүче профессионаллары катнашында дискуссияләр узачак. Быел тамашачыларга 9 программа тәкъдим ителәчәк: «Йолдызлар - кыска метрда», «Фестиваль хитлары», «Киләчәк киносы», «Анимация. 12+», «Анимация. 0+», «Гаилә киносы», «Документаль кино», «Халыкара программа», «Альманах «Бәхет – ул. 2 өлеш». Тулырак афиша белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Фильмнарны карау өчен шәһәрдә барлыгы 13 мәйданчык оештырылачак. Кино күрсәтү ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, Үзәк китапханәдә, «Юность» мәдәният сараенда, «Залесный» мәдәни үзәгендә, Кадыш, Нагорный, Северный, Красная Горка, Мирный, Отар, Константиновка, Вознесение торак массивлары мәдәният йортларында, шулай ук шәһәрнең Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә узачак.

21-нче декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йортында кыска метрлы «Бәхет – ул. 2 өлеш» киноальманах режиссеры Анна Митафидиның мастер-классы узачак. Мастер-класска керү, барлык киноларны карау - бушлай.

Быел «Кыска метражлы кино көне» бөтенроссия акциясе Россиянең 85 төбәгендә һәм дөньяның 20 илендә узачак. Барлыгы 3 меңнән артык киносеанс үткәрү планлаштырыла. Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе катнашында һәм ярдәмендә «Кино вакыты» дирекциясе Татарстан Республикасында проектның операторы булып тора.

2011 елдан Халыкара кыска метражлы кино көне Франциянең милли кинематография һәм анимация үзәге инициативасы белән 21-нче декабрьдә билгеләп үтелә. 2014 елда акция беренче тапкыр Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге инициативасы буенча узды. 2019 елда проект Президент грантлары фонды тарафыннан хупланды, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе.

Барлык яңалыклар