5 октябрьдә Казанда Бөтенроссия спорт диктанты узачак. Сынау үзебезнең һәм дөньякүләм спорт вакыйгалары, танылган спортчылар турындагы фактлар, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында 25 сораудан тора.
Диктантны Казанда 4 мәйданчыкта язарга була: Үзәк стадион (Ташаяк ур., 2а), «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» СК (Җәүдәт Фәйзи ур., 2а), Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Универсиада Авылы, 35), «Авиатор «ФСОның «ОРСМ» ӨББ МБУ (Олег Кошевой ур., 19), хәбәр итә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты матбугат хезмәте. Диктант 11:00 дә башлана.
Катнашу өчен
https://sportdiktant.ru сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк. Шулай ук онлайн формат каралган.
Диктантта илнең төрле төбәкләрендәге 850 мәйданчыкта 70 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.