Программада – «Казан Атлантидасы» экскурсиясе, «Тумбочканың икенче тормышы» мастер-классы һәм «Су. Сусау вакыты» фильмын күрсәтү
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 22-23-нче май көннәрендә Казанда «Тере Идел» экофестивале узачак. Катнашучыларны иҗади мастер-класслар, экологик темаларга фәнни-популяр лекцияләр, экскурсияләр, кино күрсәтүләр, спектакль, призлар уйнату белән өмәләр һәм башкалар көтә. Фестиваль илнең берничә шәһәрендә узачак, ул 20-нче майда билгеләп үтелә торган Идел көненә багышланган. Казанда чаралар шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты, Горводзеленхоз, Парклар һәм скверлар дирекциясе, Совет районы администрациясе һәм элемтә техникумы ярдәмендә узачак.
Фестиваль мәйданы өч локациядә урнашачак: Адмиралтейство бистәсе тирәсендә, «Горки-Әмәт урманы» паркында һәм Рус-Алман Швейцариясе территориясендә.
22-нче май көнне 11:00 сәгатьтә Адмиралтейство бистәсендә «Казан Атлантидасы» экскурсиясе узачак. Экскурсовод Юлия Жизневская элек Казансу Иделгә коя торган урын, су астында нәрсә табарга мөмкин, сусаклагыч биеклеге күтәрелгәнче елга порты кайсы урында булган һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәк. Экскурсия бушлай, сылтама буенча алдан теркәлү зарур.
Фестивальнең төп программасы 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Горки-Әмәт урманында планлаштырылган. Казаннан һәм Мәскәүдән килгән топуляр спикерлар Татарстанның елгалары һәм күлләре, экологик туризмы, Җирне саклауга ярдәм итүче табигый объектларны һәм космик казанышларны яклау турында сөйлиячәк. Җирле мастерлар чүлмәк һөнәре һәм иске җиһазларны ремонтлау буенча дәресләр үткәрәчәк. Иҗади коллективлар кунаклар өчен фәнни экошоу, театр тамашасы, шигъри укулар һәм вокаль номерлар әзерләячәк. Кич белән «Су. Сусау вакыты» фильмын карау оештырылган.
Көн дәвамында фестиваль кунаклары «Тере Идел» квестында катнаша, вак икенчел чимал тапшыра һәм фотозонада истәлекле фоторәсемнәр ясый алачак. Бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне кабат куллануга багышланган күргәзмә эшләячәк (бахилалар, тукыма битлекләре, шоперлар, эчемлекләр өчен савытлар). Чараларның тулы программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
23-нче майда фестиваль Киров дамбасы районында (Адмиралтейство бистәсе ягыннан Идел буенда) һәм Рус-Алман Швейцариясендә Казансу елгасы буенда калдыкларны аерым җыю белән дәвам итәчәк. Адмиралтейство бистәсендә «Өмәдә иң кызыклы табыш» призлы конкурсы узачак, ә Казансу ярында – «СтопБорщ» балтырган белән көрәш акциясе узачак. Адмиралтейство бистәсендә акциядә катнашучыларны җыю Николай Столяров скверында 11:00 сәгатьтә, Рус-Алман Швейцариясендә – 11:00 сәгатьтә, Бари Галиев урамы, 16 адресы буенча башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.