18 нче майда сынлы сәнгать музеена, заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» галереясына керү бушлай булачак.
Фото: Денис Гордийко
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Мәскәү фотографы һәм хәзерге заман цифрлы сәнгать өлкәсендәге рәссам Ольга Мичиның «Уязвимые» һәм «Лицо божества» дигән ике күргәзмәсен карап була. «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган өч экспозиция һәм Иван Шишкинның эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Николай Фешин эшләре күргәзмәсе бара, шулай ук рус һәм иконоязма сәнгатенең даими экспозицияләре, «В гостях у Бренингов» һәм башкалар эшли.
Эш режимы һәм учреждениеләрнең адреслары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның рәсми сайтында урнаштырылган.