В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы белән бәйле биремнәрне үтәргә туры киләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). 3 нче сентябрьдә Казан «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясенә кушылачак. Катнашучыларга 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 биремне үтәргә туры киләчәк.
Катнашырга теләүчеләргә диктантпобеды.рф сайтында теркәлергә кирәк. Казанда акциягә ТР Милли музее һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җәлеп ителәчәк.
Акция программасында шулай ук «Татарстан сугыш елларында» дигән тематик экскурсияләр һәм ТР Милли музеенда узачак «Солдатка хат» дәресе бар. Килүчеләр сугыш вакытында почта эше турында беләчәк, фронт посылкасын җыячаклар һәм картлар йортына өчпочмаклы хатлар язачаклар.
«Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе Россиядә һәм чит илләрдә 2019 елдан бирле үткәрелә. Ул Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Бердәм Россия» партиясенең «Безнең җиңү» комитеты тарафыннан оештырылган.
Ел саен катнашучылар саны арта бара, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте. 2019 елда диктантны 24 илдән 105 мең кеше язган, 2021 елда – 80 илдән 1,5 млн кеше.