В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Татарстан һәм аның башкаласы яшьләр арасында уздырылучы халыкара «Бергәләп коррупциягә каршы!» дигән темага коррупциягә каршы социаль реклама конкурсына кушылачак. Анда катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне чакыралар.
Конкурста катнашучыларның эшләре ике номинациядә кабул ителәчәк - «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик». Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә һәм үз эшеңне шәхси кабинет аша электрон рәвештә йөкләргә кирәк.
Конкурска җибәрелгән плакатларда инглиз телендә аңлатма тексты булу зарур, анда авторның фамилиясе, исеме, яше (иҗади коллективның исеме), дәүләт, текст эчтәлеге һәм аның авторлык атамасы күрсәтелергә тиеш. Ә видеороликларда видеорәтне синхрон озата барган инглиз телендә монтажланган субтитрлар һәм авторның фамилиясе, исеме, яше (иҗади коллективның исеме), дәүләте, авторлык атамасы күрсәтелгән булырга тиеш.
Аңлатма текстын һәм субтитрларны урнаштыруның якынча вариантларын, шулай ук конкурста катнашуның тәфсилле кагыйдәләрен конкурс сайтында табарга мөмкин.
Эшләр 1-нче октябрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Президенты Аппараты.