Архитектура-сәнгать яктылыгы Ратуша, Башкарма комитет, район администрацияләре биналарында сүндереләчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март, Екатерина Виславская). 27-нче март көнне Казан «Җир сәгате» экологик акциясенә кушылачак. 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр Башкарма комитет, Ратуша, район администрацияләре һәм шәһәрнең башка биналарында архитектура-сәнгать яктылыгы сүндереләчәк.
Татарстан башкаласы әлеге халыкара акциядә даими катнаша. Киләсе шимбәдә биналарның фасадларын архитектур-сәнгать яктыртуы, дежур яктырту системасы һәм тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка электр җайланмалары сүндереләчәк.
Аерым алганда, акциягә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе кушылачак – предприятие бер сәгатькә административ биналарны яктыртудан баш тартачак – һәм «Казэнерго» АҖ, ул Оренбург тракты буенча шәһәргә керү юлында «М» билгесен яктыртуны сүндерәчәк. Шулай ук «Әл-Мәрҗани» мәчете, Батурин урамы ягыннан Казан Кремле диварлары һәм башка объектлар яктысыз калачак. Бер сәгатькә утны сүндереп, электр приборларын кулланудан баш тартып, Казан халкы да акцияне хуплый ала.
Халыкара акция 2007 елдан Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә, Россия аңа 2009 елда кушылды. «Җир сәгате» максаты – экология проблемаларына игътибар җәлеп итү, табигать ресурсларын һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Акциядә 188 илдә 2 млрд тан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәле яктыртылмый.
Узган ел, ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, «Җир сәгате» акциясе нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 50 МВт электр энергиясен янга калдырган.