В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Төнне кабыз» акциясе Россиянең тагын алты шәһәрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). 12-нче сентябрьдә Казан онкология белән авыручы кешеләргә ярдәм йөзеннән «Төнне кабыз» акциясенә кушылачак.
Акциядә катнашучыларга өч төстәге кәгазь фонарьлар таратылачак, алар аның белән Кремль яр буе буенча узачак. Алтын фонарьларны – якыннарын һәм дусларын югалткан кешеләр, акларны – хәзерге вакытта онкология чиреннән дәваланучылар яки ремиссия стадиясендә торучылар, кызылларны – янәшәдә булучылар һәм аларга ярдәм итүчеләр (медиклар, туганнары һәм дуслары) кабызачак.
Казанда әлеге акциягә популяр музыкантлар да кушылачак. Моннан тыш, катнашучылар Юрий Тышлаков – ашказанындагы яман шешне кичергән уникаль кеше белән очраша алачаклар. Бу елның җәендә ул россиялеләргә яман шешнең хөкем карары түгеллеген күрсәтер өчен велосипедта 2,5 мең км узган. Акция 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Казаннан кала, «Төнне кабыз» акциясе Россиянең тагын алты шәһәрендә узачак.
Чараны оештыручы – «Мы вместе – Без бергә» автоном коммерцияле булмаган оешмасы. Берләшмәнең эшчәнлеге онкология диагнозлары булган кешеләр һәм аларның якыннары өчен ярдәм итә торган социаль мохит формалаштыруга юнәлдерелгән. Соңгы ике елда иҗат остаханәләренә, йога, цигун гимнастикасы, йөзү һәм берләшмә активистлары оештырган башка чараларга 3 меңнән артык кеше кушылган.