Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2023, 16:57

Казан «Россия – Геройлар иле» хәтер эстафетасын кабул итте

«Ватан Геройлары» китабына Татарстан һәм Казанның героик тарихы турында мәгълүмат кертелгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь, Камилә Вилданова). Казан «Россия – Геройлар иле» хәтер эстафетасын кабул итте. РФ Тикшерү комитетының патриотик акциясе май аенда илнең Ерак Көнчыгышында старт алды һәм Россиянең һәм Белоруссиянең 17 шәһәрен колачлый. Бүген Җиңү паркында тантаналы чара узды, анда «Ватан Геройлары» китабына Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре тарихы турында мәгълүмат кертелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Батырлык һәм кыюлык» медальләре тапшырылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

«Сугышның авыр елларында Казан илнең мөһим тыл үзәкләренең берсенә әверелде. 139 сәнәгать предприятиесе хәрби предприятиегә үзгәртелгән, 70 тән артыгы безнең зур илебезнең башка өлешләреннән эвакуацияләнгән. Бу хезмәтләре өчен 2020 елда шәһәребез «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды», – дип искәртте ул.

Җиңү паркына төп керү баскычларыннан колоннадага кадәр юнармия хәрәкәте вәкилләреннән, эзләү отрядларыннан һәм кадетлардан коридор төзелгән. ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский, РФ Тикшерү комитетының тәрбия эше идарәсе өлкән инспекторы Алексей Болдырев, махсус хәрби операциядә һәлак булган ветераннарны һәм катнашучыларны хөрмәтләп, мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

РФ Тикшерү комитетының «Батырлык һәм кыюлык» медальләрен ике Бөек Ватан сугышы ветеранына тапшырдылар. Петр Кильганов 1943 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм Белоруссия фронтында инженер гаскәрләре урнашкан урынга фронтка җибәрелә. Ул Берлинга кадәр барып җитә. Алексей Комлев Шяуляй янындагы күчмә танк ремонтлау батальонында була, анда армия генералы Иван Баграмян җитәкчелегендәге Беренче Балтыйк буе фронты гаскәрләре стратегик Белорус һөҗүм операциясе Багратион өлеше буларак һөҗүм операциясен алып баралар. Сугышны ветеран Көнчыгыш Пруссиядә тәмамлый.

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар Валерий Батуев, Данил Грушанин, Альфред Исмәгыйлев, Павел Нардин һәм Заур Наурзалиев медальләр белән билгеләп үтелде.

Бүләкләүдән соң эстафета символы – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре тарихы турында мәгълүмат белән «Ватан Геройлары» китабы тантаналы рәвештә тапшырылды.

«Сугыш елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше китте. Кызганычка каршы, сугыш кырларыннан 380 меңнән артык кеше әйләнеп кайтмаган. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Татарстанда туган 185 кешегә һәм язмышы республика белән бәйле булган 166 кешегә «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә. Өч дәрәҗә Дан орденнары белән 48 кеше бүләкләнә, орденнар һәм медальләр белән 100 меңнән артык кеше», – дип өстәде Алексей Песошин.

Эстафетаны Казаннан соң Түбән Новгород өлкәсе кабул итә: Китап РФ Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Дыньковка тапшырылган.

Хәзер Владивостоктан Белоруссиягә кадәр тапшырыла торган символ – үз илен яклаган геройларның хәтер китабы. Алар гаиләләрне якладылар, без дә тиеш. Бу югалтулар юкка гына булмады», - диде РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Казан хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итте. Шәһәрнең заводлары һәм фабрикалары хәрби шартлар өчен тиз арада квалификациясен үзгәртә. Предприятиеләрдә 600 дән артык корал, сугыш кирәк-яраклары һәм җиһазлар җитештерелә. Казан фронтны «Катюша» өчен дары белән тәэмин итә, ә һәр алтынчы хәрби самолетны Татарстан башкаласында җыялар. Сугышның башында ук Казан беренче дәрәҗәдәге серле шәһәр була.

Чарада шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Җиңү паркында «Россия – геройлар иле» эстафетасын кабул иттеләр
Барлык яңалыклар