Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2018, 16:05

Казан кышкы Универсиада-2019 уты эстафетасын кабул итте

КФУның төп бинасы янында шәһәрнең ут казанын кабызуда Рөстәм Миңнеханов, Александр Усс һәм Илсур Метшин катнаштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Бүген Казанда Красноярскта 2019 елда узачак XXIX Бөтендөнья Кышкы Универсиада уты эстафетасы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Красноярск крае губернаторы Александр Усс һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар. Студентлар уеннары утын Казанга Архангельскидан ут эстафетасы кысаларында китерделәр.

Студентлар уеннары утын Татарстан башкаласының үзәк урамнарыннан 24 факелчы алып барды, алар арасында - иҗтимагый эшмәкәрләр, спорт, мәгариф активистлары, яшьләр һәм атказанган хезмәткәрләре.

Бөтендөнья студентлары уеннары утын йөртүчеләр Универсиаданың төп символын Татарстан башкакласыныд төп урамнары буйлап уздырды. Ут эстафетасы Казан федераль университетының төп бинасы янында тәмамланды.

Ут яндыру алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Усс факел йөртүчеләрне һәм казанлыларны сәламләделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск Казанның эшен дәвам итәчәк дип исәпли. Ул бу фикерен Красноярскта коллегалар белән кышкы Универсиадага әзерлек мәсьәләләре буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә әйтте.

Билгеләп үтәргә кирәк, Казаннан Универсиада-2019 уты Екатеринбургка китәчәк, биредә 17 ноябрьдә эстафетаның яңа этабы башлана, дип хәбәр ителә Красноярск краеның рәсми порталында.

Фоторепортаж
Казан Универсиада-2019 уты эстафетасын кабул итте
Барлык яңалыклар