В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзләренең иҗади номерларын Идел буеның 150-гә якын яшь кешесе тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең төбәк этабы уза. Үзләренең иҗади номерларын Идел буеның 150-гә якын яшь кешесе тәкъдим итәчәк. Иртәгә, 29-нчы сентябрьдә, җиңүчеләр «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта чыгыш ясаячак.
Төбәк этаплары Ярославль, Севастополь, Ростов-на-Дону, Владивосток, Новосибирск, Курск, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Калининградта узды инде. 2-3 октябрьдә «Игелекле дулкын» эстафетасын Мәскәү кабул итәчәк.
Игорь Крутойның популяр музыка академиясе генераль директоры, сайлап алу этабы жюрие әгъзасы Стелла Хачанянц сүзләренчә, Казан, кагыйдә буларак, иң кызыклы номерларны тәкъдим итә. «Без конкурсның башлануын бик көтәбез, - дип сөйләде ул журналистларга сайлап алу алдыннан. – Узган ел балаларның биредә ни дәрәҗәдә сәләтле булуын һәм җиңүче булган иң көчле катнашучыларның да сездә булуын күрсәтте».
Бу елның төбәк этабында катнашучыларның күпчелеген нәкъ менә Татарстан һәм аның башкаласы тәшкил итә, дип билгеләп үтте академиянең Казан филиалы директоры Елена Городецкая. «Аларның күбесе узган ел конкурс сайлап алуында катнашкан иде, әмма яңа катнашучылар да күп, бу бик сөендерә. Димәк, фестиваль масштаблырак була бара. Узган ел бездә 100-гә якын катнашучы булса, хәзер инде 150 кеше», - дип ассызыклады ул.
Балалар чыгышлары 4 номинациядә билгеләнә: «Музыка», «Хореография», «Уен коралында уйнау», «Сәхнә осталыгы» - аларны профессиональ жюри бәяли. Аның составына Стелла Хачанянц, популяр җырчы, музыкант, Игорь Крутой академиясе педагогы Константин Работов, ТР атказанган артисты, академия педагогы Мария Семенова, региональ гала-концерт режиссеры Михаил Волконадский, «Новая музыка» камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гулишамбарова, «Sforzando» ТР башкарма сәнгатьне үстерү фонды җитәкчесе Данияр Соколов, ТР халык артисты Елена Ненашева һәм башкалар керде.
Константин Работов фестивальнең жюри составында беренче ел гына түгел. Аның фикеренчә, бәйге балаларга сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. «Балалар көн саен эшлиләр, тырышлыкларын куялар. Фестивальдә алар үзләрен, иҗади эшләрен күрсәтә алалар», - дип билгеләп үтте ул.
«Игелекле дулкын», физик сәламәтлекләренә карамастан, барлык балаларның уртак иҗади мәйданчыгына әйләнде. Бер сәхнәдә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башкалар чыгыш ясый. «Балаларны бәяләү бик авыр, - дип ассызыклады К.Работов. – Кайвакыт аларга күз яшьләрсез генә карап булмый – талантлары һәм башкару осталыклары күңелгә үтеп керә. Эмоцияләр күп булган вакытта, әлбәттә, таләпчән булу һәм сайлау бик авыр. Әмма нәкъ менә шуның өчен профессионаллар командасы җыела да инде, һәм без дөрес карарлар кабул итә алабыз».
Төбәк турларында җиңүчеләр фестивальнең финал этабына узачак. Гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы Казанда 28-нче ноябрьдә узачак. Элеккеге кебек үк егетләр Россия эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясар дип көтелә. Узган ел «Игелекле дулкын»га популяр башкаручылар Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Юлиана Караулова һәм Динә Гарипова килгән иде.
Хәер, фестиваль иҗади эшчәнлек белән генә чикләнми – оештыручылар катнашучылар өчен тематик иҗади һәм хәйрия акцияләре үткәрә. «Без балаларның иҗади чикләрен тагын да киңәйтергә тырышабыз», - диде Стелла Хачанянц.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Фестиваль РФ Президенты грантлары фонды, ТР Хөкүмәте, Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе, «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән уза.