В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда Россия, Беларусия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан спортчылары катнаша.
Фото: ТР Нәфис гимнастика федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Бүген Казанда нәфис гимнастика буенча YOLDIZ CUP халыкара турниры старт ала. Ярышларда Беларусия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан гимнасткалары катнаша. Россияне Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Төмән, Воронеж, Пенза, Самара, Уфа һәм башка шәһәрләр тәкъдим итә.
Шул исәптән турнирда ике тапкыр Яшүсмерләр олимпия уеннары чемпионы, юниорлар арасында ике тапкыр Европа чемпионы булган Дарья Трубникова, атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионы, Олимпия чемпионы Маргарита Мамунның шәхси тренеры Әминә Зарипова, Россиянең атказанган тренеры, Лондондагы һәм Рио-де-Жанейродагы төркемле күнегүләрдә Олимпия чемпионнары тренеры Татьяна Сергаева чыгыш ясаячак.
Турнирны ачу тантанасы Казанның Гимнастика үзәгендә 2 нче июньдә 14:30 сәгатьтә була. Керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Нәфис гимнастика федерациясе.