Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2019, 09:37

Казан GTF тхэквондо буенча Европа чемпионатын һәм беренчелеген кабул итә

Ярышларда 321 комплект медаль уйнатылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Иртәгә, 26-нчы июньдә, Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда GTF тхэквондо буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге старт ала. Ярышларда 321 комплект медаль уйнатылачак.

Турнир 26 илдән 650-гә якын спортчыны җыячак, алар арасында Австрия, Әзербайҗан, Албания, Англия, Әрмәнстан, Белоруссия, Болгария, Венгрия, Германия, Греция, Ирландия, Испания, Италия, Казахстан, Молдова, Норвегия, Польша, Россия, Румыния, Сербия, Төркия, Украина, Франция, Хорватия, Чехия һәм Швеция бар.

Дүрт көн дәвамында Европаның иң яхшы спортчылары төрле дисциплиналарда һәм авырлык категориясендә чемпион исеме өчен көрәшәчәк. Үз осталыкларын 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 15-17 яшьлек яшүсмерләр, шулай ук 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар күрсәтәчәк. Татарстан Республикасыннан турнирда 14 спортчы катнаша.

GTF Халыкара федерациясенең техник директоры Хуан Ха, GTF Халыкара федерациясенең Европа комитеты җитәкчесе Иван Цачев, шулай ук тхэквондо спортчылары Казандагы турнирларның мәртәбәле кунаклары булыр дип көтелә. Алар арасында күп тапкыр Россия чемпионнары, дөнья чемпионнары булган Денис Марцевич, Тимур Пархоменко, Наталья Тагиева һәм Андрей Кресс бар.

Ярышларны ачу тантанасы 26-нчы июньдә 14.00 сәгатькә планлаштырылган. Турнир 29-нчы июньдә тәмамланачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар