15 команда составында 200-ләп спортчы чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
15 команда составында 21 яшькә кадәрге 200-ләп спортчы чыгыш ясар дип көтелә. Ярышлар 10 үлчәм категориясендә узачак: 55 кг, 60 кг, 63 кг, 66 кг, 72 кг, 77 кг, 82 кг, 87 кг, 97 кг һәм 130 кг.
Ярышларны ачу тантанасы 13-нче ноябрь 12.00 сәгатьтә «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Беренчел һәм ярымфинал очрашулары 13-нче һәм 14-нче ноябрьдә узачак. Финал ярышлары һәм өченче урын өчен көрәш 14-нче һәм 15-нче ноябрьгә планлаштырылган. Ярышлар җәдвәле белән ТР Спорт министрлыгы сайтында танышырга була.
Мягас Сәхәбетдинов 1965-1978 елларда Казанда «Уңыш» ирекле спорт берләшмәсенең классик һәм милли көрәш буенча Татар советының тренеры булды. 1960 елда аңа классик көрәш буенча СССР спорт мастеры исеме бирелде. Ул вакытта ул биш тапкыр Таҗикстан чемпионы, ике тапкыр Урта Азия чемпионы, авыл спортчылары арасында Россия һәм СССР чемпионы, Дүшәмбедә халыкара турнир җиңүчесе була. 10 ел дәвамында М.Сәхәбетдинов грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасының өлкән тренеры була. 1974 елдан 1991 елга кадәр республиканың милли һәм халык спорт төрләре буенча республика Федерациясен җитәкли. 1978-2004 елларда М.Сәхәбетдинов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире булып эшли.
Тренерлык эше вакытында ул 55 спорт мастеры әзерли, шулардан грек-рим көрәше буенча 12 СССР спорт мастеры, 7 атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасы билбау көрәше буенча 36 спорт мастеры, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.