В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир 17-нче ноябрьдән 21-нче ноябрьгә кадәр Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Ярышларда Россиянең 27 төбәгеннән 150-гә якын спортчы катнашыр, дип көтелә. Ярышлар тамашачыларсыз, онлайн-форматта узачак. Ярышларның турыдан-туры трансляциясе Россия бокс федерациясе һәм Татарстан Республикасы бокс федерациясенең YouTube-каналларында оештырылачак.
Ачылу тантанасы 17-нче ноябрь 15.00 сәгатькә планлаштырылган. Беренчел ярышлар 17, 18 һәм 19-нчы ноябрь 14.00 сәгатьтән, ярымфинал - 20-нче ноябрь 14.00 сәгатьтә, ә финал - 21-нче ноябрь 17.00 сәгатьтә узачак. Соңыннан бүләкләү һәм ярышларны ябу тантанасы булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.