Ярышлар 30 төбәктән 250 спортчыны берләштерәчәк.
Фото: ТР Самбо федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). 8 нче һәм 9 нчы апрельдә Казанның «Батыр» спорт комплексында самбо буенча халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган XXXIII Бөтенроссия ярышлары узачак. Җиңү өчен 30 төбәктән 250 спортчы көрәшәчәк.
Бүләкләр өч дисциплинада уйнатылачак: ир-атлар арасында спорт самбосы (53 кг, 58 кг, 64 кг, 71 кг, 79 кг, 88 кг, 98 кг кадәр, 98 кг артык), хатын-кызлар арасында спорт самбосы (54 кг, 59 кг, 65 кг, 72 кг кадәр, 80 кг артык), ир-атлар арасында хәрби самбо (58 кг, 64 кг, 71 кг, 79 кг, 88 кг, 98 кг кадәр), дип хәбәр итә ТР Самбо федерациясе.
Турнир «Za самбо» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ярышларны РФ һәм ТР спорт министрлыклары, Бөтенроссия самбо федерациясе, ТР Самбо федерациясе һәм башкалар оештыра.