Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2024, 13:49

Казан Гимнастик премьер-лигасының икенче турын кабул итәчәк

Беренче этапта җиңүне Даниел Маринов җитәкләгән «Крылатые Барсы» командасы яулады

Татарстан башкаласы Гимнастик премьер-лиганың икенче турын кабул итәчәк. Ярышлар 17 ноябрьдә узачак.

Гимнастик премьер-лига – профессиональ спортчылар арасында ярышларның яңа форматы. Командалар 8 декабрьдә Мәскәүдә узачак финалга чыгу хокукы өчен көрәшеп, турнир челтәре аша уза. Бу көн сезонның кульминациясе булачак, ул вакытта ике иң көчле команда төп уенда очрашачак, дип хәбәр иттеләр Россия спорт гимнастикасы федерациясендә.

Беренче турда «Крылатые Барсы» Казан командасы җиңде. Аны БРИКС Уеннары чемпионы һәм ике тапкыр Россия чемпионы Даниел Маринов җитәкли.

Икенче тур 13:00 сәгатьтә Сыртланова урамы, 6 адресы буенча Гимнастика үзәгендә старт ала. Чарага керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, 15 ноябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Кытай һәм Россия профессиональ уенчылары, шулай ук ике илнең рәсми затлары арасында өстәл теннисы буенча күргәзмә турниры узачак. Ярышлар «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы кысаларында уздырыла. Турнирны теләге булган һәркем карый алачак.

Барлык яңалыклар