«Без срока давности» федераль проекты СССРдан Нюрнберг суд процессында төп гаепләүче чыгышының еллыгына багышланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Бөек Ватан сугышы елларында тылда яшәүчеләрнең фаҗигасы, нацистлар һәм аларның оккупацияләнгән территориядә ярдәмчеләренең җинаятьләре турында бөтенроссия архив документлары күргәзмәсе Россиянең дистәләгән регионында, Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр, шул исәптән Казанда ачылачак. Архив документлар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Без срока давности» федераль проекты кысаларында ачылган һәм бастырылган.
Күргәзмәдә нацистларның Советлар Союзына һөҗүм итүе, ил халкын юк итү һәм кол итү, аның ресурсларын юкка чыгару турында тезисны раслый һәм ача торган архив документлары тәкъдим ителгән.
2021 елның 8-нче феврале «Без срока давности» Бөтенроссия күргәзмәсен ачу датасы буларак сайлану очраклы түгел – 75 ел элек, 1946 елның 8-нче февралендә, СССРдан баш гаепләүче Роман Руденконың Нюрнбергта халыкара хәрби трибуналдагы кереш нотыгы яңгырый. Руденконың нотыгы бик зур әһәмияткә ия – нәкъ менә шушы сүзләрдән соң дөнья советлар территориясендә тыныч халыкка каршы нацистларның җинаятьләре масштабы турында беренче тапкыр белгән. Нацистларның хәрби җинаятьләре китергән фактлар Нюрнберг трибуналының гаепләү карары нигезенә яткан төп материалларның берсе булды.
Тематик яктан күргәзмә нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкы геноциды сәясәтенең төрле аспектларын чагылдыра: җәза операцияләре һәм тыныч халыкны массакүләм юк итү, ачлык белән агулау һәм яшәү белән туры килми торган шартлар тудыру, балачакка каршы җинаять, мәҗбүри эшләр һәм тыныч халыкны Германиягә җибәрү, хастаханәләрдә һәм башка дәвалау учреждениеләрендә булган гражданнарны юк итү.
Күргәзмәдә проектны әзерләү барышында ачыкланган 7 мең материалдан иң кызыклы архив документлары тәкъдим ителгән. Анда 47 төбәк архивының 370 хезмәткәре, 66 тарихчы – фән докторлары һәм кандидатлары катнашты.
2020 елның декабрендә «Без срока давности» проекты Хәтер һәм дан елының иң яхшы фәнни проекты дип танылды һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм катнашучылары турындагы тарихи хәтерне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен «Җиңү» милли премиясенә лаек булды.
Казанда күргәзмә 8-нче февральдә ТИСБИ идарә университетының (Мөштәри урамы, 13) актлар залында ачылачак , дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.