В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда бөтен Россиядән иң яхшы теннисчылар катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). 22-нче июньдә Казан теннис академиясендә Leninogorsk cup дип аталган теннис буенча бөтенроссия һәвәскәрләр турниры узачак. Ярышларда бөтен Россиядән иң яхшы теннисчылар катнашачак.
Турнирны ачу тантанасында тамашачыларны «Вдохновение» спорт мәктәбеннән гимнастлар төркеме чыгышы көтә. Оештыручылар сүзләренә караганда, ярышлар тәҗрибә уртаклашырга һәм төрле төбәкләрдән килгән спортчыларны әзерләү методикасын чагыштырырга ярдәм итәчәк.