Катнашучылар арасында Токиода паралимпия уеннарының бронза призеры Данил Северов та бар.
Фото: Денис Гордийко
Фестиваль Мәскәү, Санкт-Петербург, Дагыстан, Чечен һәм Кабарда-Балкар республикаларыннан, Воронеж һәм Ульяновск өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән 13 команданы берләштерәчәк. Турнир Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак. Фестиваль программасы сылтама буенча тәкъдим ителгән.
Чара «Динамо» бөтенроссия җәмгыятенең 100 еллыгына, Чечен Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга һәм Чечен Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт Кадыйров истәлегенә багышлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.