Җиңү өчен төрле төбәкләрдән 117 спортчы көч сынашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 17-нче һәм 18-нче сентябрьдә Казанда яшүсмерләр арасында Шпагаларда фехтовкалау буенча бөтенроссия ярышлары узачак.
Җиңү өчен Башкортстан, Татарстан һәм Кырым, Волгоград, Киров, Калуга, Ленинград, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Ростов, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Мәскәү, Севастопольдән һәм Санкт-Петербургтан 117 спортчы көч сынашачак.
Алар арасында спорт мастеры Рафаэль Заһитов, шулай ук спорт мастерлыгына кандидатлар Кирилл Романов, Артем Блинников, Павел Емельянов һәм Артур Иванов бар.
Ярышлар 17-нче сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Республиканың фехтовкалау буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә (Короленко ур., 26а) старт ала, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.