Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2020, 11:20

Казан Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк

Төп бүләк, гадәттәгечә, 2020 елда хаҗга юллама булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). 29-нчы февральдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышлар «Ак барс» Көрәш сараенда узачак. Быел турнир ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.

Ярышларда Россиянең иң көчле спортчылары – 2001 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк булган джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификация ияләре катнашачак. Спортчылар 12 авырлык категориясендә көч сынашачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг һәм 94 килограммнан артык , хатын-кызлар арасында - 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг һәм 70 килограммнан артык.

Турнирны уздырганнан соң, халыкара ярышларга әзерләнү өчен, Россия спорт җыелма командаларына кандидатлар исемлеге формалаштырылачак. Моннан тыш, ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган спортчылар спорт мастеры исемен дә ала алачаклар.

Төп бүләк, гадәттәгечә, 2020 елда хаҗга юллама булачак. Җанатарлар өчен дә күңелле сюрпризлар әзерләнгән – быел оештыручылар тамашачылар арасында призлар уйнатачак.

Турнир үзенең күренекле көрәш казанышлары белән танылган татар дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән аталды. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР джиу-джитсу федерациясе оештыра. 2019 елда ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 120-дән артык спортчы катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар