Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2020, 16:00

Казан «Җиңү дипломы» бөтенроссия акциясендә катнашачак

«Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы белән бәйле 20 мәсьәләне үз эченә ала, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Казан 3-нче сентябрьдә узачак “Җиңү дипломы” бөтенроссия акциясендә катнашачак. Татарстан халкы да аңа кушыла алачак, моның өчен алдан чараны үткәрү мәйданчыкларының берсендә теркәлү сорала.

Акциядә катнашу өчен проектның рәсми сайтында һәм махсус кушымтада теркәлергә мөмкин, мәйданчыкны сайларга яки акциягә онлайн режимда кушылырга була. Теркәлгәндә «Җиңү диктанты» катнашучысының электрон дипломын алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Нәтиҗәләр белән индивидуаль идентификация номеры буенча диктантпобеды.рф сайтында танышып булачак.

Чараны үткәрү өчен республикада 75 пункт оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, акция Бөек Ватан сугышы елларында фронт өчен продукция җитештергән заводларда узачак, дип хәбәр итте архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова. Казанда диктант язу өчен мәйданчыклар 15 мәктәптә һәм гимназиядә оештырылачак.

Быел диктант үткәрү өчен мәйданчыкларны Россиянең 5 меңнән күбрәк кеше яшәүче һәр торак пунктында ачачаклар. Диктантны илнең Арктик зонасында да –  Диксонда һәм Нарьян-Марда, шулай ук «Новолазаревская» һәм «Прогресс» антарктик станцияләрендә дә язып булачак. Акция Санкт-Петербург, Севастополь һәм Владивостокта урнашкан «Мир», «Херсонес» һәм «Надежда» уку-укыту җилкәнле судноларында узачак. «Җиңү диктанты»н шулай ук 75 чит илнең гражданнары да язар дип көтелә.
Барлык яңалыклар