Ярышларда җиңү өчен 200-дән артык спортчы көрәшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). 23-25-нче декабрьдә «Хезмәт резервлары» стадионында тимераякта узышу буенча «Олимпия өметләре» турниры узачак.
Спортчылар биш яшь төркемендә ярышачак: 2000-2002 елгы, 2002-2004 елгы, 2004-2006 елгы, 2006-2008 елгы, 2008-2010 елгылар.
Ярышларда Ульяновск, Чебоксар, Новочебоксарск, Муром, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Саратов, Кайбыч һәм Казаннан 200-дән артык спортчы катнашачак. Вахитов районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең осталыкларын һәм әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәчәк.
Ярышларны ачу 24-нче декабрь 10.00 сәгатьтә башлана.
Турнирның барлык җиңүчеләре һәм призерлары медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.