Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2021, 15:14

Казан «Зур шлем» IJF дөнья сериясе дзюдо турнирын кабул итәчәк

Катнашу өчен дөньяның 19 иле вәкиле гариза тапшырган инде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Казан «Зур шлем» IJF дөнья сериясе дзюдо турнирын кабул итәчәк. Ярышлар 5-нче майдан 7-нче майга кадәр узачак.

Халыкара дзюдо федерациясе мәгълүматлары буенча, катнашуга дөньяның 19 ил вәкиле гариза биргән инде. Ярышлар программасы өч көнгә исәпләнгән. Беренче көнне татамига 60 кг га кадәр үлчәү категориясендәге ир-атлар һәм 48 кг, 52 кг һәм 57 кг га кадәр категориядәге хатын-кызлар чыгачак. Ярышларның икенче көнендә бүләкләр өчен 73 кг һәм 81 кг га кадәр авырлык категориясендәге ир-ат спортчылар һәм 63 кг, 70 кг га кадәр авырлык категориясендәге хатын-кыз спортчылар көч сынашачак. Ярышлар программасын 90 кг, 100 кг га кадәр һәм 100 кг нан артык һәм 78 кг га кадәр һәм 78 кг нан артык авырлык категорияләрендәге дзюдочылар төгәлләячәк, дип хәбәр ителә Instagram челтәрендә Татарстан дзюдо федерациясе аккаунтында.

Казанда 14 бүләк комплекты уйнатылачак. Моннан тыш, турнирда катнашучылар Олимпия уеннарына бару хокукын бирә торган квалификация очколары өчен көрәшәчәкләр: җиңүчеләр 1000-әр, көмеш һәм бронза призерлар – 700 һәм 500 очко алачак. Олимпиада алдыннан күбрәк балл «Мастерс» нәтиҗәләре буенча гына эшләп булачак.

«Зур шлем» – ул ел дәвамында төрле илләрдә уза торган IJF дөнья сериясе кысаларында дзюдо ярышлары сериясе. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар рейтинг очколары һәм Олимпия уеннарына дөнья квалификациясендә үз позицияләрен сизелерлек яхшырту мөмкинлеге алалар.

Россиядә бу ел саен уздырыла торган халыкара ярышлар 1990 еллар башыннан уздырыла. 2009 елдан 2014 елга кадәр «Зур шлем»ны Мәскәү, аннары Төмән кабул иткщн, 2017-2019 елларда бу абруйлы турнир Екатеринбургта узган.

Барлык яңалыклар