Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2019, 10:48

Казан Җиңел атлетика буенча традицион бөтенроссия турнирын кабул итә

Турнир 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә Җиңел атлетика буенча бөтенроссия турниры Казанда 14-16 ноябрьдә узачак.

Өч көн дәвамында җиңел атлетлар 60, 200, 400, 800, 1500, 3000 метрга йөгерүдә, 4х100 м эстафетада, озынлыкка сикерүдә, өч катлы сикерүдә, биеклеккә сикерүдә, колга белән сикерүдә, ядрә ыргытуда көч сынашачак. Ярышларда 2000-2001, 2002-2003 һәм 2004-2005 елларда туган спортчы кызлар һәм егетләр, шулай ук 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк булган күрү, ишетү буенча мөмкинлекләре чикләнгән Казан спортчылары катнашачак.

Турнир 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2006 елда Казан спортчыларына Яшел Үзән җиңел атлетлары кушылды, ә 2007 елда әлеге ярыш Россиянең башка төбәкләре һәм Татарстанның башка районнарын да колачлады. Ярышлар елдан-ел популярлаша, катнашучылар саны арта бара. 2017 елда Казанга 1250-дән артык спортчы килде. 2019 елда шулай ук бөтен илдән меңнән артык җиңел атлет катнашыр дип көтелә.

Турнирның тантаналы ачылышы 14-нче ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узачак, дип хәбәр итә Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Юрий Красильников 37 ел дәвамында җиңел атлетика буенча олимпия резервының Казан махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшләгән. Аның шәкертләре чемпионнар, рекордчылар, республика һәм ил призерлары булган. Юрий Красильников - 1980 елгы Олимпиаданың көмеш призеры Ольга Рукавишникованың остазы. Призерны әзерләгәне өчен аңа «РСФСРның Атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирелгән.
Барлык яңалыклар