Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2020, 10:45

Казан Юрий Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча традицион Бөтенроссия турнирын кабул итәчәк

Санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында быел 500-гә якын спортчы катнашачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 10-12-нче декабрьдә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия турниры узачак.

Өч көн дәвамында җиңел атлетлар 60, 200, 400, 800, 1500, 3000м, 60 метрга киртәләр белән йөгерү, 4х100 м эстафета, шулай ук спортның техник төрләрендә - озынлыкка сикерү, өчле сикерү, биеклеккә сикерү, колга белән сикерү, ядрә ыргыту кебек дисциплиналарда ярышачак. Ярышларда түбәндәге яшь төркемнәренә караган спортчы егетләр һәм кызлар катнаша: 2001-2002, 2003-2004 еллар.

Турнирның барлык призерларын медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Белешмә

37 ел дәвамында Юрий Красильников Казанның җиңел атлетика буенча Олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшләде. Аның шәкертләре Татарстан, Россия һәм Советлар Союзының чемпионнары, рекордчылары, призерлары булдылар. Юрий Михаил улы Олимпиада-80 җиңел атлетика ярышларында көмеш медаль яулаган Ольга Рукавишникованы әзерләде. Аны әзерләгәне өчен аңа «РСФСРның Атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирелгән.

Аның истәлегенә турнир 1999 елдан башлап ел саен уздырыла. 2019 елда анда 1200-дән артык спортчы катнашты. Килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында 2020 елда 500-гә якын спортчы катнашыр, дип планлаштырыла.

Барлык яңалыклар