В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел ярышларда дөньяның 15 иленнән 96 спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). 24-нче февральдән 1-нче мартка кадәр Казанда 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында ITF World Tennis Tour Junior сериясе – «Ельцин Кубогы» традицион халыкара теннис турниры узачак.
Быел турнирда дөньяның 15 иленнән 48 егет һәм 48 кыз катнашачак. Татарстан данын ярышларда Марат Шәрипов, Илья Симакин, Давид Миңневәлиев, Дмитрий Долженков, Рүзәл Фәтхуллин, Полина Кудерметова, Анна Григорьева, Виолетта Бородина, Виктория Матасова, Елизавета Дементьева яклаячак.
24-нче февральдә 18.00 сәгатьтә ярышларны ачу тантанасы планлаштырылган. 25-29-нчы февральдә Казан теннис академиясендә парлы разрядта төп турнир, 25-нче февральдән 1-нче мартка кадәр ялгыз разрядта төп турнир узачак. 29-нчы февральдә һәм 1-нче мартта спортчылар финал матчларында очрашачак. Бүләкләү тантанасы 1-нче март көнне 14.00 сәгатьтә була.
2015 елда «Ельцин кубогы» ITF халыкара турниры иң югары беренче категориягә ия булды һәм ул зур тенниска өмет баглаган егетләр һәм кызлар өчен башлангыч нокта булып тора. Гадәттәгечә, матчларда бөтен дөньядан иң яхшы теннисчылар җыела. Яшь спортчылар өчен ул үзенә күрә зур тенниска «билет» булып тора. Ел саен турнир финалларының һәм бүләкләү тантанасының кунагы Россиянең беренче Президенты хатыны Наина Иосифовна Ельцина була, дип хәбәр итә ТР Теннис федерациясе.